Шикле адәмнәр тоткарланган. Якын арада тикшерү органнары аларны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Тикшерү эше дәвам итә, дип яза Интертат.ру
Өч егет яшь кызны көчләүдә шикләнелә
РФ Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан 18 яшьлек Наил Низамов, 20 яшьлек Ришат Саләхетдинов һәм аларның 17 яшьлек танышына карата җинаять эше кузгатылган. Алар РФ Җинаять кодексының 131 неч маддәсе 3 нче бүлеге "а" пунктына туры килгән җинаять кылуда шикләнелә.
Тикшерү фаразлары буенча, быелның 25 августына каршы төндә 17 яшьлек егет көч куллану белән куркытып, 14 яшьлек кызны көчли һәм кырын гамәлләрен телефон камерасына да төшереп бара. Алга таба ул видеоязманы тарату белән куркытып, зыян күрүчедән алга таба очрашуны таләп итә. Һәм шуңа ирешә дә - 16 октябрьдә кызны үзенең танышына кунакка дәшә. Шунда аны үзе һәм алда телгә алынган ике егет көчли. Кыз бу хакта әти-әнисенә хәбәр итә, бу хакта хокук саклау органнарына мәгълүм була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа