Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Өч бала ятим калачак

Күп балалы гаиләдә 37 яшьлек ир белән 32 яшьлек ханым беркайда да эшләмәгәннәр.

Гаилә синтетик наркотиклар сатып һәм үзе дә кулланып көн күргән. Хатын исәп-хисап эшен алып барган, ә ир клиентлар тапкан һәм товарны сату белән мәшгуль булган. Түбән Камада яшәүче бу гаиләдә өч кечкенә бала тәрбияләнә.

Тентү вакытында фатирдан 26 төрелгән кап табылган. Анда 70 тән артык шартлы бер тапкыр кулланырлык доза булган. Наркотиклар кухняда да, ваннада да, йокы бүлмәсендә дә таралып яткан. Ир белән хатынга 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса