Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Быел республика буенча җәйге лагерьларда 212 меңнән артык укучының ял итүе көтелә

Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге каникуллар чорында ялын, аларны сәламәтләндерүне, мәшгульлеген кайгырту, Татарстанның социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе санала.

Бу эшләргә әзерлек турында ТР Министрлар Кабинетында "2012 нче елда балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге сәламәтләндерү ялын оештыру турындагы" брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тазетдинова, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов сөйләде.
Быел 16 ел дәвамында кабул ителеп килгән "Балалар һәм үсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турындагы" программа кысаларында республика буенча барлык төр лагерьләрдә 212 мең 392 бала ял итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда бу сан беразга артыграк: былтыр ял итүчеләр 211 мең кешене тәшкил иткән.
Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, җәй дәвамында республика территориясендә 54 муниципаль шәһәрдән читтәге стационар сәламәтләндерү лагере, предприятие һәм оешмаларның 37 шәһәрдән читтә урнашкан балалар сәламәтләндерү, 18 республика стационар балалар сәламәтләндерү лагере (шул исәптән, берсе Краснодар крае территориясендә), югары уку йортларының 8 федераль стационар сәламәтләндерү лагере һәм 17 санаторий - барлыгы 134 оешма балаларны каршы алырга әзерләнә. "Быел мондый оешмалар икегә артты: Тәтеш районында ремонттан соң "Чайка" лагере янә ишекләрен ачып җибәрәчәк һәм Түбән Кама районында Зәңгәр күл санаторие базасында лагерь эшләячәк. Балалар һәм үсмерләрнең ялын тәэмин итүгә республика бюджетыннан 890 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Әмма бу әле соңгы сан түгел, кирәкле инфраструктура өчен тагын өстәмә акчалар каралса, ахыр чиктә бу сумма тәгаенләнергә мөмкин", - дип белдерде вице-премьер.
Мәктәп каршында 1004 көндезге ял лагере эшләячәк. Алар барлыгы 91 мең баланы колачлаячак. "Ел саен без мондый төр лагерьләрдә ял иттерү буенча 8 меңләп баланы киметә барабыз, чөнки хәзер стационар сәламәтләндерү шартларында ял иттерүне өстелекле юнәлеш итеп билгеләдек", - дип белдерде Зилә Вәлиева.
"Балалар һәм үсмерләр палаткалы лагерьләрне якын күрә, быел 80 нән артык мондый лагерьләрдә 10 меңләп баланың ял итүе фаразлана. Бүген без беренче сменага әзерлекнең финиш ноктасына якынлашабыз", - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева. Беренче заезд 6-10 нчы июньдә булыр дип фаразлана. 26 нчы майда спорт комадалары активы Кара диңгез ярында ял итү сәяхәтенә юл тотачак.
Юлламаларны алуның барлык кагыйдәләре турында тулырак балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру буенча "Лето" Республика үзәгенә 231-50-24 телефоны аша кайнар элемтәгә чыгып белергә була.
"Елдан-ел программаның сыйфатын яхшыртырга, шартларны камилләштерергә, җиһазларны яңартырга тырышабыз", - дип ассызыклый Зилә Вәлиева.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, быел Болгарда "Сәләт" фонды ярдәме белән берюлы 3 мең баланың ялы оештырылачак. Министр әйтүенчә, министрлык 50 меңгә якын бала һәм үсмернең ялын оештыру өчен җаваплы. Ул ассызыклап үткәнчә, 270 ләп бала сәламәтләндерүгә мохтаҗ. Аның әйтүенчә, Кара диңгез ярында ял итү бәясе Анапада 12150 сумнан алып, Кырымда ул уртача 13900 сумга тәңгәл булачак.
Түләү турындагы сүзне дәвам итсәк, Зилә Вәлиева аңлатканча, бюджетта эшләүче хезмәткәрләрнең балалары өчен дәүләт казнасыннан 85 процент түләү каралган, ата-аналар ялның 15 процентын түләячәк. Бюджеттан тыш эшләүчеләрнең балалары өчен дәүләт 42,5 процент түләячәк, чыгымнарның 42,5 процентын предприятие һәм 15 процентын ата-аналар каплаячак. Аз керемле, катлаулы тормыш шартларына дучар булган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, талантлы балаларга, ятимнәргә лагерьләрдә ял итү өчен юлламалар, хроник авыруларга ия балаларны тернәкләндерүгә, шулай ук "Ана һәм бала" юлламалары 100 процент дәрәҗәсендә республика бюджеты хисабына биреләчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250