Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бурычлы әлмәтлеләрне ни көтә

Әлмәтлеләрнең ТКХ хезмәтләре өчен бурычы 78 млн сумнан артып киткән.

Иң күп бурыч иясе Дружба урамындагы бер йортта теркәлгән. Хуҗалар үзләре авылда яши, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 120 мең сум җыелган. 71 нче фатир хуҗасының 71 мең сум бурычы бар. Бурычларын вакытында түләмәгән очракта аларны милекләреннән: көнкүреш техникасы, сантехника, ишекләр, люстралар, плинтуслардан мәхрүм итү көтә. Приставлар моны хуҗалар үзләре булмаганда да тартып ала ала икән. Башкару производствосын кузгату турындагы карарны кулларына алганнан соң бурычлыларга бурычларын түләү өчен биш көн бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса