Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Буранмы? Димәк, яз җитә!

Быелгы кыш бигрәк үҗәт булып чыкты, һич китәргә ашыкмый. Бүген-иртәгә апрель башлана дип торганда, кар көрәп йөр инде. Кыенсыну дигән нәрсә бер дә юк икән үзендә, рәхәтләнеп бураннарын дулата. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов сүзләренчә, бу кышның иң соңгы - сыерчык бураны.

- Бу вакытка сыерчыклар кайтып җитәргә тиеш иде инде, авыл җирендә, бәлки, күрүчеләр дә бардыр, шәхсән үземнең әлегә күргәнем юк. Гадәттә алар, көннәр суытып җибәргәч, юлда туктап торалар. Аннары инде барысы бергә бер көндә дә очып килергә мөмкин. Тургайлар да бу вакытка кайткан булырга тиеш. Борчылмагыз, сыерчык бураны язның килүен хәбәр итә, - дип тынычландырды безне ул.

Шушы көннәрдә Татарстанның Гидрометеорология үзәге сайтында 2017 елның вегетация чорына: апрельдән сентябрьгә кадәрге һава шартлары торышы буенча фаразлар барлыкка килде. Андагы мәгълүматлардан күренгәнчә, апрель, май, июнь һәм август айларында һаваның уртача температурасы норма буенча булачак. Июль аенда исә гадәттәгедән эссе булыр дип көтелә, ә явым-төшемнәр нормага якын булыр дип фаразлана. Сентябрь дә эссе килергә охшаган. Һава температурасы шулай ук нормадан җылырак булачак. Явым-төшем дә нормадан күбрәк көтелә.

Галимнәрне исә климатның җылынуы борчый. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат очрашуында Татарстанның Гидроме­теорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итүенчә, Татарстанда метеорологлар температураның үзгәрмичә артып баруын билгели. Әлеге күренеш уртача еллык күрсәткечләрдә генә түгел, аерым айларда да күзәтелә.

- Элеккечә үк Татарстанда климат җылыну дәвам итә - һәр ун ел саен Цельсий буенча уртача 0,34 градус тизлектә җылына. Бу - 1951-2016 еллар аралыгында булган хәл. Узган гасырның 70нче еллар уртасыннан уртача еллык һава температурасы 0,54 градус тизлек белән тизрәк күтәрелә башлаган. Бу - сизелерлек дәрәҗәдәге үсеш. Димәк, йөз ел дәвамында температура уртача 3,5 градуска арта. Бүген, әйтик, 5 градус булса, тагын йөз елдан шушы вакытта инде 8,5 градус булачак, - дип сөйләгән температура үзгәрешләре турында Феликс Гоголь.

Аның фикеренчә, климат үзгәрүе сәбәпле, яңа культуралар үстереп булачак, шулай ук туфракны дымлыландыру буенча заманча технологияләр кулланырга кирәк була ала.
2016 ел республика тарихында җылы булуы белән истә калачак. Уртача еллык температура безнең климатта гадәти саналган температурадан 1,9 градуска югары булган.


Фото: ProKazan

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса