Булачак пенсионерлар өчен
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 8 сентябрьдә, «Россиядә финансист көне» уңаеннан, булачак пенсионерлар өчен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буйлап 9.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр бушлай кайнар линия телефоны эшләячәк - 8-800-100-26-27. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе белгечләре булачак пенсионерларның документларына алдан бәя бирү, пенсия билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеге, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү тәртибе һәм пенсия күләмен исәпләү кагыйдәләренә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа