Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бәрәңге 68 яшьлек ханымны акчасыз калдырган

68 яшьлек пенсионер ханым Интернетта бәрәңге сатуы турында белдерү бирә.

Күп тә үтми аңа бер ир шалтырата һәм үзен ресторан менеджеры дип таныштыра. Бәрәңгене күпләп сатып алам, акчасын банк картасына күчерәм дип ханымнан банк реквизитларын ала. Счетка 3600 сум урынына 10 тапкырга күбрәк акча килеп төшә. Сатып алучы пенсионер апага шалтырата да артык акчаларны кайтаруын сорый. Хатаны төзәтергә ашыккан ханым мошенникка банк картасының өстәмә реквизитларын хәбәр итә. Шулай итеп җинаятьче әлеге ханымның 3 банк счетына тоташа һәм кыска гына вакыт эчендә 650 мең сумыннан колак кактыра.

Чистайда әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса