Боксчы Роман Романчук 37 яшендә вафат булган...
Спортчы йөрәк өянәгеннән үлгән.
Россиянең иң оста техникага ия булган боксчысы Роман Романчук дөнья куйды. Танылган спортчы Роман Романчук - дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, бокс буенча Дөнья кубогы иясе иде.
Дөрес, аның тормышында күңелсез хәлләр дә булды. 2008 елда Пекинда узган Олимпиада алдыннан боксы Владивостокта җирле ир-ат белән сүзгә килә. Низаг вакытында Романчук аның башына "Оса" көпшәсез пистолетыннан ата. Шуның аркасында әлеге ир-атның гомере өзелә. Суд спортчыны саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепле, дип таба һәм 1 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итә.
Романчук иреккә 2009 елда чыккан иде. Рингка әйләнеп кайтырга теләсә дә, алган имгәнүләре аркасында хыялын чынга ашыра алмады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа