Бию фестивалендә 77 кеше агуланган - күбесе балалар
Бурятиядә Baikal Dance Camp балалар бию фестивалендә 77 кеше агуланган. Бу хакта "Газета.ру" язып чыкты. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, агулану билгеләре белән 66 бала һәм 11 олы кеше хастаханәгә озатылган.
Фестивальдә булган тагын биш кеше хастаханәгә барудан баш тарткан, дип яза "Татар-информ".
Сәламәтлегенә зыян килүчеләрнең хәле тотрыклы, гомерләренә куркыныч янамый, диелә.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа