Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

БИШ ЯШЕНДӘ БАЛА ТАПКАН ӘНИ ҮЛГӘН [+ФОТОЛАР]

Ул тарихка дөньядагы иң яшь әни булып кереп калган.

Перуда 82 яшендә үлгән Лина Медина 1939 елда биш яшендә бала тапкан. Биш яшьлек кызларын әти-әнисе аның тик торганнан эче үсә башлавын күреп табибларга алып килгән. Табиблар башта анда ниндидер шеш дип уйлаган, аннан соң кызның җиде айлык авыры булуын ачыклаганнар. Лина Мединаның баласын ярып алалар. 3 килограмм авырлыгындагы бала сау-сәламәт булып туа. Малайга Жерардо исемен бирәләр. Линаның күреме сигез айда ук килә, ә күкрәге дүрт яшьтән үсә башлаган. Жерардо таза ир-ат булып үсә, әмма ул 40 яшендә арадан китә. Лина кияүгә дә чыга, тагын балалар таба, оныклары, оныкчалары була. Ул Жерардоның әтисенең исемен әйтмичә дөньядан китә. Экспертлар аны әти-әнисе яшәгән кабилә кешесенең көчләү, ә бәлки берәр йола корбаны да булу ихтималын фаразлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса