Биш ай элек җинаять кылган кешеләр тотылды
Агымдагы елның мартында Түбән Кама-Чистай юлында, трассаның кеше сирәк йөри торган участогында, өч адәм 200 тонна шикәр комы алып кайтучы КамАЗның юлына үз автомобильләрендә аркылы басып, аны туктаталар һәм 54 яшьлек шоферга кыска мылтыктан аталар.
Әмма КамАЗ шоферы үз вакытында махсус «секретка» куйганлыктан, һөҗүм итүчеләр ни тырышсалар да машинаны кабыза алмый. Тегеләр маташкан арада кулына пуля тигән шофер каршыга килүче автомобильгә таба йөгерә. Җинаятьчеләр куркып качкач, шофер полициягә шалтырата.
Җинаять эше кузгатыла. Оперативниклар «Фольксваген Джетта» автомобиле руле артында Оренбург өлкәсенең Абдулино шәһәреннән 34 яшьлек кеше булуын ачыклый. Ул кеше Яр Чаллыда яши һәм автомойка тота икән.
Оренбург өлкәсенә барып, Татарстан оперативниклары шуны да белешә: җинаять булганнан соң ике атнадан Абдулино кешесенең туган абыйсы патронташта 10 патроны белән 12 нче калибрлы ТОЗ-34 ау мылтыгы югалуы турында полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән була.
Шулай итеп татарстанлылар тагын ике кешенең җинаятьтә катнашу ихтималын ачыклыйлар. Аларның берсен зыян күргән шофер таный.
24 августта җинаятьчеләрнең өчесе дә тоткарлана. Алар 34, 36 һәм 37 яшьлек Абдулино кешеләре булып чыгалар. Җинаятьне иң яше оештырган.
Хәзерге вакытта алар сак астына алынган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia