Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әбинең ярты миллион сум акчасы табылырга тора

Апрель башында 83 яшьлек әби урамда очраган бер ир белән хатынга ярдәм итү йөзеннән саклык кенәгәсендәге 500 мең сумнан артык акчасын алып аларга бирә.

Тегеләре Казанга күптән түгел генә килүләрен әйтеп, әбидән акча күчерүдә ярдәм итүен сорыйлар. Әби аларны фатирына алып кайта. Тегеләр, янәсе, банк хезмәткәре белән сөйләшеп, аның көн дәвамында әбигә акчаны кире күчерәчәген раславын әйткәч, әби саклык кенәгәсен алып алар белән банкка бара һәм бар булган акчасын алып алар кулына тоттыра. Кичкә кадәр бернинди дә акча күчмәячәген аңлаган әби полициягә хәбәр итә.

Яр Чаллыдан бер пенсионер ханым белән дә шундый ук хәл булган.

Шушы көннәрдә Казан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә әлеге мошенниклык гамәлләрен кылучыларны тоткарладылар. Тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса