Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Бүген көчле яңгыр, өермәле җил һәм боз яву көтелә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанда һава торышының үзгәрәчәген хәбәр итә.

4 августның икенче яртысында һәм 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25 метрга кадәр җитүче өермәле җил, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә.

Сүз уңаеннан: дүшәмбе көнне төштән соң Саба районының Эзмә авылы өстеннән зур гарасат үткән. Давыл электр үткәргечләрен өзгән, унга якын шәхси хуҗалык, административ бина, балалар бакчасы зыян күргән. Сарай, мунча түбәләре куптарып атылган, шиферлар очкан, ауган агачларның исәбе юк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса