Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бүген – Бәрмәнчек

Бүген керәшен татарлары үзләренең милли бәйрәмнәрен - Бәрмәнчекне билгеләп үтә.

Бәрмәнчекнең русчага тәрҗемәсе - верба, татарча, әйткәндә, тал песие. Карлар эреп, табигать яшәрә, яшелләнә башлагач, Олы Көнгә, ягъни Пасхага бер атна кала керәшеннәр Бәрмәнчек якшәмбесен (Вербное воскресенье) уздыралар. Бәрмәнчек сүзе "бәргәләү"дән алынган. Песиле талларның ботакларын өйләренә алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, шуның белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең дигән ырым яши. Ул ботакларны терлек-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын дип каралты-кураларга да кыстырып куялар. Кешеләр бер-берсенә матур теләкләр телиләр, җырлар җырлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса