Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Бөгелмәдә чегәннәр кәрәзле элемтә салоны сатучысын алдаганнар

Шушы көннәрдә чегән милләтеннән булырга охшаган ике хатын-кыз Бөгелмәдәге кәрәзле элемтә салоны сатучысын алдап, биш мең сумга якын акчага ия булалар.

Башта салонга 20-25 яшьләрдәге, кара чәчле, уртача буйлы, кара төстәге чәшке тун кигән бер кыз килеп керә дә киштәдән «Панасоник» батареялары ала. Кулында 5000 сумлык кәгазь акчасы була. Аннары вак акча алып керәм дип салоннан чыгып китә. Аның артыннан ук 40-45 яшьләрдәге, куе-кызыл төстәге пуховик кигән башка хатын-кыз килеп керә. Шулай ук киштәдән батарейкалар ала да 5000 сумлык акча күрсәтә. Шул вакыт кабат кергән кыз белән ике арада, янәсе, бәхәс чыга. Шулай итеп, алар сатучыны бутап бетерәләр. Башы каткан кыз 5000 сумны алдым дип уйлап, сдачага 4950 сум акча кайтарып бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250