Бөгелмә егетләре өч әлмәтлене талаган
Узган тәүлектә өч егет бер сәгать вакыт эчендә өч әлмәтлене талаган.
Беренчесендә алар Радищев урамында агач таяк белән куркытып, 19 яшьлек егетнең кәрәзле телефонын һәм рюкзагын тартып ала. Аннан соң күрше урамда 27 яшьлек әлмәтленең планшет компьютерын кулга төшерә. Берничә минуттан соң Әминов урамында 25 яшьлек егетне талыйлар, аның планшет компьютерын һәм банк картасын тартып алалар.
Озак та үтми хокук сакчылары гаепләнүчеләрне тоткарлый. Алар бу вакытта исерек хәлдә була. Полиция бүлегендә аларның 16-19 яшьлек Бөгелмә кешеләре булулары ачыклана, берсе элек тә хөкем ителгән булган.
Хәзерге вакытта аларга карата җинаять эше кузгатылган.
Әлмәт полиция бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа