Реклама
Күңелдә шом уятучы вандаллык сүзен бу очракта кулланасы килмәсә дә, халык өчен дип ясалган зәвыклы һәм заманча объектларны, ял итү урыннарын җимерүчеләрне вандаллар димичә тагын кем дисең?
Әле эшли башлавына бер ай да булмаган Үзәк чыршы мәйданы көчле бураннан соң тар-мар килгән шәһәрчекне хәтерләтә. "Шәмсенур" паркы кышкы тынлыкка чумган булса да, кар көртләре арасыннан җимерек урыннары "ярылып" ята. Боларны күргән һәркемнең җаны әрни, матур һәм төзек шәһәрдә яшәргә теләүче әлмәтлеләр исә вандалларга каршы чара күрергә кирәк дип баш вата...
Әле ноябрь азагында гына кулга фотоаппарат тотып, "Шәмсенур" паркына дикъкатьле сәяхәт кылган идек. Сентябрьдә бөтен республиканы шаулатып ачылган ял итү урынын инде шул чагында ук җимерергә өлгерделәр. Воркаут корылмалары такталарына яшьләр ямьсез сүзләр язарга тайчынмаган, берничә тренажер төбе-тамыры белән юкка чыккан, кайберләренең утыргычлары ватылып беткән иде. Инде менә янә вәхшилек күренешенең шаһиты булырга туры килде...
Тизәкле юл һәм такталы инеш кыйссасы
Шәмсенур паркында #Любимый Альметьевск хештегы хәрефләрен җимергәннәр, дигән сүз халык арасында тиз таралды. Бүген бу вандаллыкның анда җиле дә калмаган, ватылган хәрефләр урынына яңаларын ясап куйганнар. Дөрес, хештегның арткы ягыннан караганда кайсы хәрефләр тар-мар ителгән булуы ачык күренә - аларына ак буяу тимәгән.
- Мин бу юлдан көн дә мәктәпкә барам. Зур яшьтәге малайлар ватты аны. Хәрефләрне инешкә атып уйнадылар. Бер-ике көннән соң яңа хәрефләр ясап, урнаштырып та киттеләр, - дип сөйләде 10 яшьлек Ихсон Дәүләтов бу күренеш турында. Аның сүзләренә шушы парк каршында гына яшәүче Татьяна Мельникова да кушылды:
- Алар хештег тавын шугалакка әйләндермәкче иделәр... Шуннан шуып уйнаганнарын күрдем. Шул мәлдә хәрефләр сынгандыр да.
Нефтьчеләр урамы, 37 нче йортның өске катында көн күрүче бу ханым паркны көн дә күзәтеп-карап тора икән. Анда кемнәр, ниләр майтарганын көне-сәгате белән белеп бара.
- Парк тирәсендә яшәүче малай-шалайлар җимерә. Монда Таджикстан, Үзбәкстан якларыннан кайткан халык фатир яллап тора. Шулар чыгып шаяра, кисәтү ясасаң, ата-аналары белән куркыта, чыгып гауга куптарырга да күп сорап тормыйлар. Аннан ясалган объектларның сыйфаты да начар бит. Менә бу атынгычның тимер баулары парк ачылып берничә көн узгач ук юк булды. Балалар атынганда ук өзелеп чыкты, - дип ватык таганга төртеп күрсәтте Татьяна Васильевна.
Чатнама салкында паркны энәсеннән-җебенә кадәр карап, күзәтеп чыгарга иренмәдем. Туры килеп торуын күр син, мин килер алдыннан гына тагын бер тренажерның утыргычын җимереп атканнар, кыйпылчыклары аунап ята иде. Ә менә автомобиль юллар идарәсе хезмәткәрләренә тел-теш тидерерлек түгел - юллар чистартылган, бер генә кар өеме дә юк. Тротуарларда аунап яткан эт тизәкләренә исә күңелем кайтты! Кая карама, эт-песиләр йомышларын үтәп, җәяүлеләр юлын бозып киткән. Биредә яшәүчеләр моны үзләренчә аңлата.
- Элек йортларында җәнлек тотучылар ЗАГС янындагы мәйданчыкка йөри иде. Анда хәзер рөхсәт итмиләр. Күпләр йорт хайваннарын саф һавага бирегә алып чыга, - диде биредәге бер йортта яшәүче, исемен атарга теләмәгән әби.
Кем әйтмешли, саф һава теләсә кайсы җан иясенә кирәк инде ул. Әмма бүген бит кибетләрдә махсус пакетлар бар!
2 нче микрорайон бизәге булган "Шәмсенур" аша көн дә укырга йөрүче Салават Гыймазетдинов яз килүен зур пошаманга калып көтә башлаган:
- Җәен күз явын алырлык матурлык булды монда. Әмма яз җитсә, биредәге тәртипсезлек һәм чүп-чардан чәчләр үрә торыр инде, - дип моң-зарын ишеттерде 3 нче курс студенты.
Үзләре тау ясаган
"Яңа башлыкка мең рәхмәт", "Мондый матур Чыршы мәйданы Әлмәттә моңарчы булмады", "Хәзер Әлмәт Мәскәү ише калалардан бер ягы белән дә калышмый - бар да заманча һәм зәвыклы" - Нефтьчеләр мәйданын бер сәгатьтән артык күзләп йөргән мәлдә халыктан менә шундый сүзләр яңгырады. Чынлап та, кышкы Әлмәт быел күз явын алырлык. Әмма бу матурлык озакка чыдамады гына - Нефтьчеләр һәйкәле каршындагы боздан кисеп ясалган #Любимый Альметьевск хештегы тамырыннан юк ителгән, боз кисәкләре хәзер бөтен мәйданга таралган.
25 нче мәктәп укучысы, 12 яшьлек Валерия Поварница бу хакта менә нәрсәләр сөйләде:
- Мин егетләрнең ничек итеп һәйкәл итәгеннән шууларын үзем күрдем. Шул рәвешле алар аяклары белән хештегка килеп төртелә иде. Бер-бер артлы ватып бетерделәр. Югыйсә, истәлеккә фотога төшәргә шундый матур почмак иде бу! Хәзер бу урын сугыштан соңгы дәверне хәтерләтә.
Зур тауның фанердан ясалган ышыклану урынын да җимергәннәр, такталар төбе-тамыры белән кубарылып алынган хәтта, теләсә кайда фанер калдыклары аунап ята. Бер сүз белән әйткәндә, әле ел башыннан гына тулы куәтенә эшли башлаган шугалакта хәйран тамаша!
Соңгы сүз урынына
Гадәттә, без, журналистлар, язмада фактларны раслагач, ниндидер нәтиҗә ясап, уңай якка берәр фикер әйтеп, гаеплеләрне эзләргә һәм сүз белән булса да хөкем карары чыгарырга тырышабыз. Әмма бу очракта нәтиҗә дә, соңгы сүз дә урынсыз кебек. Булганның кадерен белмибез, җәмәгать!
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+