Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Безгә бәя артырмы?

- Хет берәр очсызланган әйбер бармы? - Бар... Кеше гомере…

Бер генә көнебез дә тыныч, дөресен әткәндә, шомлы хәбәр ишетмичә узмый. Телевизор аша һәр яңалыклар тапшыруында дөньяда күпме кешенең икенче берәүләр тарафыннан вакытлы-вакытсыз гомерләрен өзүләре турында сөйлиләр. Нәкъ менә чит кеше кулы белән әлеге явыз гамәлнең башкарылуы - иң куркыныч һәм акылга сыймаслык бүгенгебез ул. Моннан тыш, кешеләрне җәберлиләр, саталар, тоткынга алалар... Кеше очсызланды. Аның белән нәрсә эшлиселәре килсә, шуны майтаралар. Үзебез яшәгән тирәлеккә генә күз салыйк: безне адым саен алдыйлар, хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмиләр, юк-барга ярдәм сораганда да акча өмет итәләр, бушка яхшылык эшләүдән баш тарталар һ.б. һ.б. Әлеге һәм башка ямьсез, җирәнгеч эшләргә кем алына соң? Җавабы тирән уйга сала… Кеше. Димәк, кеше үзе КЕШЕ гомерен очсызландыра?! Тормышның иң кыйммәтле әйбере аның өчен нәрсә соң ул очракта?
Әлеге сорауга җавап табарга тырышу өчен берничә мисалга мөрәҗәгать итик. Пермь өлкәсендә яшәүче бер ханым иреннән калган бер бүлмәле фатирга хуҗа булу өчен үз кызын һәм әнисен теге дөньяга озата. Бу хакта ТВЦ каналында алып барылучы "Реальные истории" тапшыруында сөйләделәр. Фатирны сатып, акчасын бүлешү теләге белән янган, бу мәсьәләдә кызы белән уртак тел таба алмаган әни күптәнге дусларын яллап, кызына кул салдыра. Милиция хезмәткәрләре бәлки җинаять кылучыларның очына тиз генә чыгалмаган да булырлар иде. Ләкин явыз ана әлеге хәлдән соң кызы яшәгән фатирны тиз арада сатып җибәрә һәм бу гамәлендә аны гаепләүче анасыннан гарык булып, кыйнап үтерә. Шулай итеп, җинаятьче ана һәм кыз иң якыннарын 850 мең сум акчага (фатирны ул шул бәягә сата) алыштыра.
Икенче мисал. Җәй көне күптәнге бер танышымның кызының йөрәгенә башкалабыз Казанда операция ясадылар. Түрәләрнең ишекләрен таптый-таптый танышым операцияне бушлай ясатуга ирешә, әмма бөтенләй үк бушка да килеп чыкмый. Табиблар гаиләгә ачыктан-ачык "операция нәтиҗәсен ышандыра алмыйбыз, ситуация ничек була бит, бәлки өстәмә чыгымнарыгыз да булыр" кебек сүзләр җиткерә. Ак халатлыларга конвертта бирелгән N суммадагы акчадан соң исә, шөкер, операция уңышлы һәм каршылыкларсыз уза. Нәтиҗәдә, 14 яшьлек бала язмышы коткарылып калына.
Тагын мисалга тукталыйк. Кибетләрдә бүген акча өчен нинди продукция генә сатмыйлар. Куллану вакыты чыккан азык-төлеккә һәркемнең юлыкканы бардыр. Игътибарсыз сатып алучы шуларны кулланган очракта, ярты сәламәтлеген югалтырга мөмкин. Көнкүреш товарлары, косметика белән дә агуланган кешеләр турында ишеткәнебез бар. Соңгы араларда чәч краскасы белән генә дә күпме кыз баш тиресен яндырып, пеләш калды, гарипләнде.
Әлеге мисалларны бик күп китерергә булыр иде. Чөнки без явызлык, битарафлык, гамьсезлек, гаделсезлек дөньясында яшибез. Кызганыч, әлеге сыйфатлар кешелеккә һаман саен берегә бара.
Ниһаять, югарыда аталган сорауга да җавап табылды. Тормышыбыздагы иң кыйммәтле әйбер акча, байлыкка табыну булып чыга. Затлы кәгазь өчен генә сүзебезне тыңлыйлар, хезмәт күрсәтәләр, яхшылык эшлиләр һәм шул ук акча белән «авызларыбызны» томалыйлар. Затлы кәгазьлеләр күзгә карап алдый (акчасызлар ирексездән алдана), затлы кәгазь өчен кешеләрнең гомерләрен өзәләр, затлы кәгазьгә «сатылырга» мәҗбүр итәләр… Затлы кәгазь бүген бөтен җир шары белән идарә итә… Үз кагыйдәләре буенча яшәргә күнектергән заманда нәкъ менә ул беркайчан да очсызланмаячак. Ләкин КЕШЕгә бераз гына булса да бәя артыр микән?!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://resurs.ua/files/Image/tovar/26494_10_big.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250