Бездә законсыз яшәүче үзбәк 11 яшьлек баланы көчләгән
Полиция 31 яшьлек Үзбәкстан кешесен тоткарлаган инде.
18 июнь көнне Петербургтагы бер йорт подъездында өенә кайтып килүче кыз балага бер ир-ат ташлана һәм көчли. Бу хакта полициягә кызның әнисе хәбәр итә. Тиз арада хокук сакчылары аның кемлеген ачыклый һәм тоткарлый. Тикшерүчеләр аның Петербургта теркәлмичә, ягъни легаль булмаган нигездә яшәвенә тап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа