Берсе атылып үлгән, икенчесе...
Тормыш - яшәеш

Берсе атылып үлгән, икенчесе...

ТР прокуратурасы мәгълүматларына караганда, төәзтү колониясендә начальник белән аның урынбасары тоткыннарны һәм аларның туганнарын талап яшәгән.

Бу хәл Казанның 2 нче төзәтү колониясендә була. Ике җитәкче шулай итеп 1,5 млн сумнан артык суммага акча һәм кыйммәтле әйберләр талаган. Җинаять эше судка тапшырылган. Тик колония башлыгы ел башында үз-үзенә кул салудан үлгән. Урынбасарга җавап тотарга туры киләчәк.