Берничә төбәк тулысы белән су астында калырга мөмкин
Әйләнә-тирә мохит һәм климат физикасы лабораториясе галимнәре әнә шундый фикергә килгән.
Россия төбәкләренең су астында калу ихтималына сәбәп итеп мәңгелек туңның эрүе китерелә. Ярты гасыр эчендә Арктика катламы нык үзгәргән. Элек анда минус 10 градус булса, 2015 елда инде минус 5 градус булган. Плюс 1 гардус булгач, туң эри һәм җимереләчәк. Һәлакәт 50 елдан соң булырга мөмкин. Галимнәр иң беренче чиратта Салехард, Яңа Уренгой, Лабытнанги шәһәрләре зыян күрергә мөмкин ди. Исемлектә Архангельск, Мурманск өлкәләре, Красноярск крае, Якутия, Коми республикасы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа