Бердәнбер хатын-кыз инструктор - Әлмәттән Венера җиңүче
Әлмәттә республиканың ДОСААФ автомәктәпләре укытучылары үзләре имтихан тотты.
Полигонда сынаулар аларның "чәйнек"ләрдән әллә ни ерак китмәүләрен күрсәткән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча да күпләр сынаткан. Инструкторлар киләсе имтиханнарын бик яхшыга тапшырачакларына ышандырганнар. Әлмәттән бердәнбер хатын-кыз инструктор Венера Төхбәтуллина менә ун елдан артык инде яшьләрне машина йөртергә өйрәтә. Ул беренче минутлардан ук җиңүгә исәп тоткан. Шулай булып чыккан да. Гомуми зачетта Венера беренче, Сарманнан Илгизәр Ситдыйков икенче, Зәйдән Азат Шиһапов өченче урынны бүлешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа