Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бердәм дәүләт имтиханында телдән җавап бирү өлеше артачак

"Имтиханнар укучыларның теге яки бу фактны ничек истә калдырганлыгын гына түгел, ә үз белемнәрен практик мисалларны чишкәндә ни дәрәҗәдә куллана белүен дә тикшерү өчен кирәк", - дип белдерде Дмитрий Ливанов


"Имтиханнар укучыларның теге яки бу фактны ничек истә калдырганлыгын гына түгел, ә үз белемнәрен практик мисалларны чишкәндә ни дәрәҗәдә куллана белүен дә тикшерү өчен кирәк", - дип белдерде РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов "Россия1" телеканалының "Вести в субботу" программасын алып баручы Сергей Брилевның тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы турындагы соравына җавап биреп.
Шул максаттан министрлык БДИның эчтәлеген һәм технологиясен үзгәртү буенча эш алып бара. Д.Ливанов хәбәр иткәнчә, имтиханда телдән җавап бирү өлеше артачак. Бу чит телләр буенча имтиханнаргагына карамый, бөтен гуманитар бүлек күз алдында тотыла.
"Бердәм имтиханның компьютер ярдәмендәге формаларын кулланачакбыз. Хәзерге вакытта без БДИның эчтәлеген һәм технологиясен үзгәртү буенча берничә җитди проектны эшләтеп җибәрдек", - дип җавап бирде министр.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250