Реклама
Баланың үле гәүдәсенә йорт яныннан үтеп баручылар тап була.
Тугызынчы кат тәрәзәсеннән ыргытылган бер яшьлек бала шунда ук үлә.
Бу хәл Мәскәү тирәсендәге Мытищида була. Бала фатирда дүрт өлкән кеше белән була. Алар эчеп утыралар. Аның елавына түзә алмыйча, баланың әнисенең өйдәш иренең әнисе - 59 яшьлек пенсионерка сабыйны тәрәзәдән ыргыта һәм компания эчүен дәвам итә.
Фаҗигале хәл буенча тикшерү бара. Ханым үз гаебен таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+