Тормыш - яшәеш

Бер төрекнең 1200 долларын талап алганнар

Чит илдән килгән 27 яшьлек егет җирле предприятиеләрнең берсендә слесарь булып хезмәт куя торган була.

Ул намус белән эшли, беркемгә зыян китерми. Бер көнне Түбән Кама базары яныннан үткәндә аның җилкәсенә төртәләр. Ул бу тупаслыкка җавап кайтармыйча үз юлын белә. Әмма ерак китә алмый. Ике адәм аның артыннан куып җитә дә кесәсендәге 1200 доллар акчасын, кыйммәтле аудиоплеерын талап ала һәм кача.

Реклама

Берничә сәгатьтән полицейскийлар 31 һәм 27 яшьлек, беркайда да эшләмәүче ике кешене тоткарлыйлар. Баксаң, алар иртәдән үк эчкәннәр. Акчалары беткәч, кеше таларга булганнар икән. Талау маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бер төрекнең 1200 долларын талап алганнар
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш