Бер әлмәтлегә күпме җир бирелә?
Бу хакта төгәл әйтелмәсә дә, якын арада саннар билгеле булачак икән.
1 нче июльдән 15 августка кадәр Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе барды. Аның кысаларында илебезнең авылларында һәм шәһәрләрнең шәхси секторында күпме кош-корт асралуын, күпме эшкәртелә һәм эшкәртелми яткан чәчүлек мәйданнары булуын, аларда күпме яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка азык-төлек культуралары игелүен барладылар.
Бүген инде кайбер мәгълүматлар да билгеле булган. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, ресбуликада 454 авыл хуҗалыгы объекты теркәлгән. Аларның гомуми биләмәсе 4189 мең гектар тәшкил итә. Шәхси хуҗалыкларга исә 0,3 гектар җир, ә һәр бакчачылык ширкәтенә исә 18 гектар мәйдан туры килә. Барлык нәтиҗәләр исә 2017 ел азагына гына саналып бетәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа