Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Бер көн эчендә әлмәтлеләр мошенникларга 200 мең сумнан артык акча күчергән

Бер көн эчендә әлмәтлеләр мошенникларга 200 мең сумнан артык акча күчергән. Кырыгалдарлар бу юлы Avito.ru сайты аша эш иткән.

Биредә алар район башкарма комитетына машина йөртүче эзләүләре турында игълан урнаштырган. 24 яшьлек егеткә, мисал өчен, аена 40 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр, моның өчен абонент номерына бары тик 4000 сум акча күчерүен сораганнар. Куелган таләпләрне үтәгән егет башкарма комитетка юл тоткан, әмма монда аңа игълан бирмәүләрен хәбәр иткәннәр. Бу көнне эшкә урнашу теләге белән барлыгы 30 дан артык ир-егет башкарма комитетка мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250