Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер хатын, элеккеге ире белән бүлешмәс өчен, һәрберсе йөз долларлык 90 данә акчаны йоткан

Колумбиядә 28 яшьлек хатын, элеккеге ире белән бүлешмәс өчен, һәрберсе йөз долларлык 90 данә акчаны йоткан.

Әлеге тугыз мең долларны алар икесе бергә берничә ел буе җыйган булганнар. Әмма ханымның бу акчаларны үзенә генә калдырасы килгән. Нәтиҗәдә, медиклар чакыртып, аның ашказаныннан әлеге "ризык"ны ихтыярый-мәҗбүри чыгарганнар. Шулай да акчаның өчтән бер өлеше инде яраксыз хәлгә килергә өлгергән булган икән.

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса