Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер атна эчендә Әлмәт юлларында бер кешенең гомере өзелгән, өч баланы машина бәрдергән

1 июнь көнне Әлмәттә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте була: 24 яшьлек хатын идарә иткән "Калина" йөк машинасына килеп бәрелә.

Әле 11 ай элек кенә руль артына утырган машина йөртүче вакыйга булган урында ук һәлак була, аның ире, әти-әнисе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Һәлакәт 16 сәгать 30 минутта Шоссейная һәм Объездная урамнары чатында килеп чыга. Икенчел дәрәҗәдәге булган Шоссейная урамы буйлап хәрәкәт иткән "Калина" машинасы Фәхретдин урамына таба барган FREIGHTLINER йөк машинасына юл бирми.

Узган атнада Әлмәт муниципаль районында 127 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларның дүртесендә биш кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Дүртесе исә балигъ булмаган балалар катнашында чыккан.

Мәсәлән, 27 майда Тихоновка авылында шофер җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган кешегә юл бирми, аны бәрдерә. 2003 елда туган малай төрле дәорәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озатыла.

30 майда Түбән Мактаманың Гагарин урамы буенча хәрәкәт итүче машина балигъ булу яшенә җитмәгән җәяүлене бәрдерә. Соңгысы тиз арда шифаханәгә озатыла.

Шул ук көнне Шевченко урамында 8 яшьлек малайны бәрдерәләр. Ул исә башына зур зыян килеп медсанчастька озатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250