Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Бер атна эчендә 660 кеше эшсез калган

31 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 16 474 кеше бар. Узган атнага караганда 500 кешегә кимрәк.

Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,8 % тәшкил итә.


Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 32 461 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 4954 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 25-31 май көннәрендә, 660 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 307се хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 54 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса