Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Байкал турындагы фильмда Путин катнашырмы?

«Байкал - дөнья йөрәге 3D» фильмын Голливуд актеры Леонардо ДиКаприо һәм Россия Президенты Владимир Путин тавышлы итәргә мөмкиннәр.

Байкал турындагы фильмны әзерләүдә АКШ, Франция һәм Кытай кинематографистлары эшли. Проектны «Люксор» компаниясе һәм «Новое время» продюсерлык үзәге җитәкчесе Игорь Добровольский Россия Мәдәният министрлыгы үткәргән питчингта тәкъдим итте. Кинокартинаның бюджеты 70 млн сум, продюсер 7 млн.лык дәүләт ярдәменә өметләнә. 33 млн.ны шәхси инвестор керткән.

Добровольский сүзләренчә, ДиКаприо фильмның АКШ өчен версиясен тавышландырырга үз ризалыгын инде биргән. Россия версиясен тавышлы итү Президент Владимир Путинга тәкъдим ителә. Тәкъдим инде җибәрелгән, әмма дәүләт башлыгыннан әле җавап булмады.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса