Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Банклар бушлай смс җибәрә башларга мөмкин

Бер елдан Россия банкларына пластик карта хуҗаларын аларның акчалары белән нинди операцияләр башкарылачагы турында смс аша хәбәрләүне йөкләргә мөмкиннәр.

Бүген исә бу хезмәт түләүле. Банк клиенты кесәсенә бер еллык язылу якынча 200 - 1000 сумга төшә.

2012 елда банк карталарыннан урланган 13 миллиард долларның 2,5 миллиарды Россиягә туры килә икән. Бүгенге көндә россиялеләрдә 150 миллион пластик карта бар. Кредит оешмалары смс җибәрепме, әллә клиентларны хәбәрдар итүнең башка чараларын табачакмы, монысын үзләре хәл итәчәк. Әлеге нәүбәттән аларга бер ел вакыт бирелгән.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса