Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягәчакырылучылар арасында караклык юлына баскан әлмәтлеләр дә шактый

Өлкәннәр белән сөйләшкәндә еш кына алар авызыннан: "Аллага шөкер, тормышлар зарланырлык түгел, кибетләрдә бар да бар, ипи-сөттән өзелмибез, җылы фатирларда яшибез.

Элек без күргәнне дошманыңа да күрергә язмасын" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Чынлап та, алар яшьрәк чакларын сөйләгәндә чәчләр үрә тора: бернинди ял күрмичә көнне төнгә ялгап эшләгән, бер телем ипигә тилмергән, черек бәрәңге ашап үскән, укыйсылары килеп тә укырга мөмкинлекләре булмаган. Хәзер шушындый замана булса, без бу михнәткә чыдый алган булыр идек микән?

Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә генә чыдый алмый, дип белми әйтмәгәннәрдер. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышында утырганда әнә шуларны уйлап утырдым. Ачлык-ялангачлыкта яшәсәләр дә, әби-бабаларыбыз кеше талап, урлашып йөрмәгән, мәктәптә йөри алганнары шатлана-шатлана белем эстәгән. Бүгенге үсмерләрнең караклык юлына басуларына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Юк, аларның берсе дә ачка интегеп, бер телем икмәккә тилмереп, михнәт күреп яшәми. Барысының да өсләрендә затлы һәм модалы кием-салым, муеннарында алтын чылбыр, кулларында кыйммәтле телефон, битләре янып, күзләре очкынланып, авызлары бер сүзгә меңе белән кайтарырга әзер тора. Берәү дә баласын начар булсын дип үстерми, әлбәттә. Таянычым, сердәшчем булыр ди ул. Үзе әле тәмен дә тоярга өлгермәгән ризыкларны иң беренче булып сабыена бирә, кешедән ким-хур булмасын дип соңгы тиенен тотса тота, сораган әйберен барыбер ала. Ләкин өметләр генә һәрвакытта да акланмый. 17 яшьлек ике үсмерне фатир басарга, 14 яшьлек малайны велосипед, 11 яшьлек кызны кибеттән кием-салым урларга нәрсә этәргән соң? Сәүдә үзәкләреннән әйбер урлаганда тоткарланучылар да байтак араларында.

Исерткеч эчемлекләр үзенекен эшли - үзен яратучылардан "герой" ясый. Аларга полиция бинасы ни, әти-әниме ул барыбер - сүгенүне, "әтәчләнүләрен" бернәрсә дә туктата алмый. 16 яшьлек үсмерне кибеттә сугышырга теләвеннән көчкә туктатып алып чыгып китәләр. Бу безнең бүгенге яшьләр. Комиссия каршында икешәр-өчәр тапкыр җавап тотучылар, тәртипләрен үзгәртергә вәгъдә итүчеләр дә бар. Ләкин алар күрсәтелгән ышанычны акларга уйламыйлар.

Гаеплеләр эскәмиясендә кызларны күрү аеруча күңелне әрнетә. Урлашу, алкоголь эчемлекләр куллану аларга да ят түгел. Комиссия каршында тотуларын күрегез сез аларның: үзләре чалт-чолт сагыз чәйни, бернинди оялу-үкенү хисе юк, киресенчә, әрсез йөз, ачулы күзләр. Болары инде безнең киләчәк, булачак аналар, гаилә учагын сүндерми саклап тотарга тиешле гүзәл затлар. Мисалларны күп дәвам итәргә була. Чөнки комиссия каршында җавап тотучылар 1-2 генә түгел, ә 20-30 лап. Һәм бу һәр атнаны шулай.

Кайбер әти-әниләрне тыңлап утырганда психолог янына җибәрәсе килә. Алар теш-тырнаклары белән балаларын яклый, тәрбия эшен начар алып баралар дип укытучыларны сүгә, җинаять юлына баскан балаларын ничек тә булса акларга тырыша. Әлбәттә, беркемнең дә баласын начар итеп күрәсе һәм күрсәтәсе килми. Әмма балаларның үзләре алдында болай эшләргә һәм бөтен җаваплылыкны мәктәпкә ташларга кирәк микән? Балаларга дөрес тәрбия бирү - әти-әниләрнең төп бурычы. Әниләре яклап чыгыш ясаган вакытта үсмерләрнең башлары күтәрелеп китә, аларның "менә күрдегезме мин нинди яхшы" дигән мәгънәдә як-якка караш ташлаганнарын сизми мөмкин түгел.

Балигъ булмаганнар арасында скутер, автомобиль руле артына утыручылар да бар. Берсе мото-скутеры белән юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгарган. Моның куркыныч булуын әти-әниләр яхшы аңларга тиеш тә. Алардан тыш та юлда һәлакатләр еш теркәлә.

Утырышта ата-аналарның үз балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре турында да берничә эш каралды. Кайсыларыдыр балаларына карата хәмерне ныграк ярата, бер ана дүрт яшьлек баласын төнге сәгать 12 дә җиргә утыртып, янәшәсендә исереп йоклаган. Сабыйны соңыннан балалар шифаханәсендә дәваларга туры килгән. Икенче бер ананың 2 яшьлек улы елдан артык инде балалар йортында, үзе наркотик матдәләр куллана. Боларның барысы да чынбарлык!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250