Балигъ булмаган егеттән бала алып кайткан хатын аңа кияүгә чыккан
Әлеге уникаль вакыйганы үзәк телевидениедән дә күрсәттеләр инде...
Бөгелмәдә яшәүче 19 яшьлек кыз 15 яшьлек малайдан кыз бала алып кайта. Моның өчен яшь ананы төрмәгә утыртырга тиешләр дә бит, әмма егет хөкем карарыннан сөйгәнен йолып калыр өчен аңа 16 яше тулгач өйләнәчәген вәгъдә итә. Һәм менә шушы көннәрдә аларның туйлары булган. Яшьләр әлеге вакыйга турында социаль челтәргә дә язып куйганнар.
Шулай итеп 16 яшьлек гаилә башлыгының инде өч айлык кызы үсеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа