Баласында рак дип алдап җыйган акчага машина алган, диңгезгә барган
Татарстанда бер ана акча җыю нияте белән үз баласына рак диагнозы куйган.
Түбән Камада яшәүче әлеге ханым үз баласына коточкыч диагноз куеп, хәйрия фондларының берсеннән ярдәм сораган. Малайны дәвалау өчен акчаны илнең төрле почмакларыннан җыйганнар. Берничә ай эчендә миллион сумга якын акча җыелган. Әмма ханым акчаны баласын дәвалауга тотмаган. Ул машина алган, диңгезгә барып ял иткән. Ә балада бернинди рак та булмаган. Ул күптән түгел генә бүсер белән чирләгән булган, хәлсезлеге шуннан килгән.
Хәйрия фондын оештыручылар якын арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Алдакчы ананы җавапка тарттырмакчылар.
Бу хакта ТРК «Казан» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа