Баласын дәваларга алган кредитын урлаганнар
38 яшьлек ир-ат - балаларын берүзе тәрбияләүче ата полициягә исәп-хисабыннан акчасын урлауларын әйтеп мөрәҗәгать итә.
Чаллыда яшәүче баласын дәвалауга кредит алуын сөйли. Алган акчасын ул бер пластик картадан шушы ук банкның икенче пластик картасына күчерә. Күпмедер вакыттан соң аңа 9 мең сум акчасын алулары турындагы хәбәр килә. Шуңа охшашлы хәл белән 66 яшьлек чаллылы да полициягә килә. Аның үлгән хатынының банк картасы була. Ир аннан файдаланмый һәм смс-хәбәрләргә игътибар итми. Акча кирәк булгач кына ул картадан 7 меңләп акчаның юкка чыгуын белә. 49 яшьлек ир-ат та "личный кабинет" аша әйбер ала һәм үзенең банк картасыннан сатучы счетына 109 сум акча күчерә. Мондый акча күчерүдән ул берничә тапкыр файдалана, соңгысында аңа планлаштырылмаган акчаларының да алынуы турында хәбәр килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа