Балан (хикәя)
Бала чагым гына түгел, бөтен гомер юлым искә төште бүген...
Үз балалары үсеп буй җиткәч тә, авылга кайтып, әни белән ел саен балан җыя идек. Әткәй утырткан ул баланнар, койманың буеннан буенча сузылган. Язлар җиткәч алар ап -ак чәчәк атып, бөтен бакчабызны хуш искә күмәләр иде. Ә көзләрен ялтырап торган рубин бөртегедәй җимешләре күзне камаштыра иделәр. Ул тәлгәшләр мәңге күз алдымнан китмәс.
Әнкәй бәгъремнең соңгы көзе иде. Чиләк-чиләк балан җыеп кердек. Тышта әллә ни салкын булмаса да, көз үзенекен иткән иде инде. Әни аларны юри җыймый тора. «Кызым син кайткач, бергәләп җыярбыз» - дия иде. Нишләптер ул андый эшләрне гел минем белән эшләргә ярата иде. Мунча себеркесе җыярга да гел мине көтә иде. Абый-ападар да бар бит югыйсә... Аларын да баскыч башына утырып икәү бәйли торган идек.
Искә төшерә башлагач, хәтирәләр берсе артыннан берсе яңара, балан турында сөйли идем бит әле...
Җыеп кердек баланны. Чәй эчеп бераз җылынып алгач, тәлгәшләрдән чөмләргә дип утырдым. Балан өлгереп тәмам чиктән ашкан. Әни – күз нуркаем да каршыма килеп утырды да, балан чөмләргә кереште. Мин әнигә:
-Әни, бик артык нык пешкән, кулга да тотар хәл юк, сытылырга гына торалар, бар син ял ит, үзем генә чөмлим. Хәзер сытылып бөтен өстеңэ чәчри бит, -дидем. Әле генә кебек күз алдымда, әнинең өстендә, нәзек кенә ангорка җебеннэн бәйләнгән, ялтыравык җеп тэ кушылган, бик матур ап-ак кофта, башында ап-ак яулык иде. Бер сүз белән генә әйткәндә, авылыбызның ак әбисе иде ул. Шунда әни миңа:
-Әй-й-й кызы-ы-ы-ы-ы-м, - диде, сызып. -Сагынырсың әле шушы минутларны, әни белән әле кайчан гына балан чөмләп утырган идем бит, диярсең әле, - диде. Әнине югалтудан гомерем буе куркып яшәсәм дә, аны югалтуны мин күз алдыма да китерә алмый идем.
-Юкны сөйләмә инде әни, - дип, мин тиз генә аның сүзен булдем. Миңа әни мәңге шул ак әби килеш яшәргә тиеш кебек тоела иде. Акылым белән кешенең мәңгелек түгел икәнен аңласам да, күңелем белән әни яшәргә тиеш дип инана идем.
-Җитте вакыт, быел кышны чыга алмам инде балам, - диде әни тыныч кына. Шунда мине кинәт яшен уты көйдергәндәй, шул ук вакытта өстемә карлы-бозлы су койгандай булдым. Тамагыма каты төер килеп тыгылды. Тын алуым авыраеп башымны идем, күзләремә мөлдерәп тулган яшьләремне күрсәтмәскә тырыштым. Әнигә күтәрелеп карарга, аңа нинди дә булса сүз әйтергә көчем җитмәде. Менә хәзер минем әниемнең шул минутлардагы йөзен күрәсем килә. Тик соң шул инде...
Әни ниләрдер сөйләде, сөйләде. Тик аларның берсен дә, мин инде ишетмәдем дә, аңламадым да. Ирексездән минем уемны, ничек инде, менә дигән итеп йөреп торганда, эни үлсен имеш. Ешрак кайтсыннар дип, үзен кызгандырасы килә микән әллә? Олыгайгач кеше сабый балалар кебек сагына башлый икән, дип сөйлиләр бит, дигән үз уема чумдым. Ә үзем әниемнең, кып-кызыл баланга буялган, ап-ак нәфис кулларыннан күземне ала алмадым. Безне иркәләп-назлап үстергән, күпме ризыклар эзерләгән, мичкә-мичкә камыр басып, мич төбендә табасыз ипиләр пешергән, без йокларга яткач, керләребезне юып киптереп, иртэн чиста киемнәр киендереп безне мәктәпкә озаткан, тагын әйтеп бетергесез игелекләр-изгелеклэр кылган кулларына карап, күз яшьләрем, борын очым аша, чөмләгән баланнарыма тамдылар.
Шул чак сикереп торып аны кочагыма аласым, моңа кадәр беркайчан да үзенә әйтми күңелемдә генә йөрткән рәхмәт сүзләрен әйтәсем, кечкенә чагыбызда үзе безне ничек назлап сөйгән булса, нәкъ шулай итеп аны иркәләп юатасым, назлы сүзләр әйтәсем килде. Тик, мин боларның берсен дә эшли алмадым. Кузгалырга да, сүз әйтергә дә көчем җитмәде, әйтергә теләгән сүзләрем авызымнан чыкмады. Кадакланган кебек утыра бирдем.
Әй кеше гомере, әй бу күңел! Нишләп соң без кирәк чакта иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә, күңелебездә булган рәхмәт хисләрен, матур, иркә, наз сүзләрен әйтә алмыйбыз икән? Оялабызмы? Вакыты ул түгел дип уйлыйбызмы? Күңел сандыгына салып бикләп куябыз да, ә соңыннан, «эх, менә хәзер булса әйтер идем» дип үкенәбез.
Шул көннән соң мин җае чыккан саен авылга чаптым. Әле дә ярый чапканмын, әле дә ярый кайтканмын... Шул кышның декабрендә, 87 яшен тутырган таңда, әниебез васиятләрен әйтеп, безнең белән мәңгелеккә хушлашты.
Ә баланнар...
Ә баланнар...
Бу көзне дә кайтып килдем. Әти белән әни өстенә дә барып кайттым...
Рубин бөртегедәй баланнар, тәлгәш-тәлгәш янып утыралар. Быел да, үткән ел да, аннан алда да...
Быел унөч көз булып үтте, ул баланнарны җыймаганга.
Фәймә Бикморатова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа