Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балаларын Соңгы кыңгырауга киендерү ата-ана җилкәсенә ничә сумга төшә?

Чыгарылыш кичәсеме ул, соңгы кыңгырау тантанасымы - һәрберсен матур итеп киенеп каршылыйсы килә.

Элеккеге мәктәп формаларыннан баш тартсалар да, кызлар соңгы кыңгырау көнендә нәкь менә бу күлмәкләргә өстенлек бирә. Чынлап та, матур бит - ак альяпкычлар, ак оекбашлар, чәчләргә куелган ак бантлар. Егетләр дә ак күлмәкләрдән, костюм-чалбарлардан. Әти-әниләрдән сораштырулардан аңлашылганча, кайберәүләр мәктәп формаларын танышларыннан алып тора икән. Үзләре махсус сатып алучылар да байтак булып чыкты.

Шөкер, хәзер ак оекбаш-колготкилар белән проблема юк. Әлеге төр әйберләр белән сату итүче ноктада ниндие кирәк, шунысын сайлап алырга була. Алары нигездә 50 сум тора.

Кызлары булган әниләр малайларны киендерер өчен акча азрак чыгадыр дип исәпли. Ләкин бәяләр белән кызыксынып чыкканнан соң мондый нәтиҗә ясап булмый. Егетләр өчен костюм-чалбарга 4 мең сум чамасы сорыйлар. Дөрес, аз гына арзанрагы да, кыйммәтлесе дә бар. Без биле матур итеп, яшьләрчә эшләнгәннәрен күздә тоттык. Ак күлмәкләрнең дә бәяләре шулай ук костюм-чалбарлар, кызларга формалар кебек үк җитештерүчеләргә, нинди фабрикада тегелүенә бәйле. Егетләргә матур күлмәкләрнең хакы бер сумнан өстәрәк. Аларга да оекбашлар, аяк киемнәре кирәк. Соңгыларын хәзер арзан бәягә табу мөмкин түгел - ясалма тиредән зәвыклы итеп тегелгән ботинкаларе 1,5 мең сумнан артыграк.

Менә шуннан исәпләп чыгарыгыз инде, кемгә күпме кирәклеген. Кызларның чыгымнарына чәчтарашларда прическа ясатуларын да кушсаң, үлчәү тигезләнә кебек. Дөрес, малайлар бер атуда ике куян тота - соңгы кыңгырауга да, чыгарылыш кичәсенә дә шушы киемнәр. Ә менә кызларга чыгарылыш кичәләренә күлмәкләр, бизәнү әйберләре... Хәер, кем ниндиен сайлый, кемнең кайсысына мөмкинлеге ничек инде. Чыгарылыш кичәләре аерым тема. Монда махсус заллар арендага алына, алып баручы кирәк була, укытучыларга бүләкләр, истәлеккә фотоальбомнар, видеолар һәм башкалар.

Соңгы кыңгырауда табыннар ясау каралмаган. Бу көнне мәктәпләрдә нигездә тантаналы линейкалар уздырыла.

- Быел мәктәпне минем улым тәмамлый, - диде Рәмзия Шакирова. - Без аңа соңгы кыңгырауга яңа костюм-чалбар, күлмәк, галстук, хәтта аяк киеме дә алып куйдык. Бу киемнәре чыгарылыш кичәсенә дә булыр дип планлаштырдык. Кызым да бар. Ул да мәктәптә укый. Мин элеккеге мәктәп формаларын кайтару ягында. Беренчедән, алар уңайлы, тирләтми дә, туңдырмый да дигәндәй. Моны үзем шуны киеп үскән буларак әйтәм. Аннары хәзер укучылар нәрсә генә кими, берсеннән-берсе уздырырга теләп, затлыракларын сайлый. Һәркем бер төрле формадан булса, беркем дә кимсенмәс иде.

Соңгы кыңгырауга балаларын өр-яңадан киендерүчеләргә тантанага әзерлек күпмегә төшә икән? Бу сорауга җавап эзләү максатыннан без калабыздагы базарларны әйләнеп чыктык. Шунысына куандык, кызлар өчен мәктәп формалары сатуда бар икән. Аларның тегелешләре дә, тукымалары да төрлечә, шуңа да бәяләр бер төсле түгел. Кемдер альяпкыч белән күлмәкне 1 мең сумга тәкъдим итә, кемдер 1100, 1800 сум сорый. Бер эшмәкәр төшкә кадәр өч форма сатып җибәрүен әйтте.

Лилия Булатова, эшмәкәр:

- Мин кызлар өчен мәктәп формаларына сорау зур дияр идем. Кайберәүләрнең аны махсус соңгы кыңгырау тантанасына гына алуын күздә тотып, әлегә бәяләрне 1 мең сум итеп куйдым. Бишкек, Ижау формалары бар. Новосибирскида да тегәләр. Җәен формаларны алып бетерәләр. Бу вакытка инде бәяләр күтәрелә, кыйммәтрәк була. Хәзер бит кайбер мәктәпләрдә элеккеге формаларга кайттылар.

Анастасия Чурашова, Кичү мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы укучысы:

- Мин үзем Аппаково авылында яшим. Мәктәпләрне берләштергәч, Кичүгә йөреп укый башладык. Сыйныфта 13 укучы укыдык. Соңгы кыңгырауга шигырьләр ятладык, җырлар өйрәндек. Әлбәттә, без дә формадан, ак альяпкычлардан булачакбыз. Безгә, башкалардан аермалы буларак, аны махсус сатып алырга туры килмәчәк, чөнки ул безнең гадәти мәктәп формасы, бер ел шулай йөрибез инде.

Иркенләп бәйрәм итәргә иртәрәк, чөнки әле алда чыгарылыш укучыларын тагын да зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Синең киләчәгең, хыялларыңның тормышка ашуы күпчелек шул БДИларга бәйле. Аларны тапшыргач кына җиңел сулап куйсаң да була.

Зөлфия Сөләйманова, ЕМГли директоры урынбасары:

- Соңгы кыңгырауга һәр елны тырышып әзерләнәбез. Безнең лицейның 11 нче сыйныфын 4 сыйныфта белем алган 98 укучы тәмамлый. Шәкертләребезнең алтысы алтын медальгә, унбере көмеш медальгә бара. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен мәҗбүри рус теле һәм математика фәннәреннән тыш укучыларның күпчелеге физиканы сайлады. Шулай ук җәмгыять белеме, химия, инглиз теле, биология фәннәреннән имтиханнар тапшырырга теләүчеләр күп. Сынау рәвешендә уздырылган БДИны укучыларыбыз әйбәт тапшырды. Алдагысында да яхшы балл җыярлар дип ышанабыз. Безнең лицейда мәктәп формасы - классик стильдә тегелгән эшлекле кием-салым. Соңгы кыңгырау тантанасына кызлар үзләре элеккеге мәктәп формасын сайлый.

Ә шулай да иртән кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, өсләренә мәктәп формасы кигән кызлар-егетләргә каравы күңелле. Үзең дә сизмәстән елмаеп куясың, мәктәп елларыңдагы хатирәләрне яңартасың. Безнең дә бар иде яшь чаклар!

Әсгать Салах, язучы:

- Мин унынчы сыйныфны 1952 елда безнең Елховойдан 20 чакырым читтә урнашкан Лашман урта мәктәбендә тәмамладым. Авылда ул чакта урта мәктәп юк иде. Җитешсезлек, ачлык чоры. Үзебез белән бер чиләк бәрәңге, азрак туңмай алып, биштәрне аркага асып чыгып китә идек. Авылдан башта сигез кеше йөрдек Лашманга. Унынчы сыйныфны Елховойдан биш кеше тәмамлады. 25 май әле дә хәтердә: бездән табын һәм башка кирәк-ярак өчен 5 әр сум акча җыйдылар. Беренче тапкыр шунда биегән идек. Аннан соң таралышып, төркем-төркем киләчәк турында сөйләштек. Һәрберсенең тормышы үзенчә җайланды. Күбесе югары белем алды. Мин соңрак журналист булып киттем. Соңгы кыңгырауга рәтле киемем булмаганлыктан, әни базарга чыгып бик арзанга гына бер кара чалбар һәм ак күлмәк алып керде. 10 сыйныфны ул чакта нигездә аталы балалар тәмамлады. Мин атасызлардан бердәнбер булганмындыр, әти сугышта югалып калды. Укытучыларга шомырт, сирень, кыр чәчәкләре бүләк итттек. Булганы белән куанып, канәгать булып яши идек.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса