Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балаларга тәмәке сатучыларга 90 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин

Тәмәке сату тәртипләрен бозганнарны 100 мең сумга кадәрге штраф белән акылга утыртмакчылар. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге закон проекты кертелгән.

Балаларга тәмәке сатучыларга 90 мең сумга кадәр штраф чәпәргә мөмкиннәр. Аларга тәмәкене ата-анасы алып бирсә йә тәкъдим итсә, олыларга 2-3 мең сум күләмендәге штраф түләттерәчәкләр. Җәмәгать урыннарында тарту - 1,5 мең сум, самолетта тарту 50 мең сумга төшәргә мөмкин. Кунакларына тартырга рөхсәт иткән кафе, ресторан, клуб хуҗаларына 100 мең сумлык штраф салыначак, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250