Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балалар ялгызы түгел

Түбән Мактама бистәсе җирлегендә 25 инвалид бала яши. Бистәнең "Родничок" яшүсмерләр клубында узган пәнҗешәмбе, 13 декабрьә, үткәрелгән чарада аларның һәрберсенә 2 шәр мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелде һәм башка төрле күчтәнәчләр дә өләшенде.

Түбән Мактама җирлегендә күңелләре изгелектә булучылар берән-сәрән генә түгел икән. Депутатлар да шәфкатьлелек акцияләрендә бик теләп катнаша. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган чарадагы бүләкләр шул хакта сөйли. Бер депутатлары 50 мең сум акча бүлеп биргән. Әлеге сумманы инвалид балалар арасында бүлгәннәр. Исемлеккә 18 яшьлек инвалидлар да кертелгән. Бистә җирлегендә гомер кичерүче икенче берәве яшелчә-җимешләр китергән. Депутатлар җыелып, Инвалидлар көне уңаеннан шулай ук бүләк ясаган. Алар моңа өстәп, һәр балага Яңа ел күчтәнәче дә әзерләгән.

Үзләре өчен әзерләнгән бәйрәм кичәсенә килгән балаларның шатлыклары йөзенә чыккан. Әти-әниләр дә күңелләре мәрхәмәт белән тулы затларга рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. "Родничок" яшүсмерләр клубында эшләүче "Әкият" курчак театры чыгышы озак алкышларга күмелде. Өлкәннәр дә сокланды балалар иҗатына. Әйтерсең лә, каршыда профессионаллар чыгыш ясый.

Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, мондый изге гамәлләр белән сугарылган чаралар еш оештырыла икән клубта. Биредә 2006 елдан бирле директор булып эшләүче Гөлчәчәк Сәүбанова әйтүенчә, елына 300 дән артык чара уздырыла. "Родничок"ка көненә 40-50 шәр бала йөри. Алар катнашында шәһәркүләм чаралар да оештырыла. Призлы урыннар яулавын раслаучы бүләкләре дә байтак. Клубта спортка зур игътиабр бирелә. Өстәл теннисы, тренажер зал эшли. Элек каратэ буенча секция эшләгән. Биатлон, олимпия уеннары буенча ярышлар ел да үткәрелә. Балалар тарафыннан ясалган кул эшләре шулай ук бүләкләргә лаек булган. Спорт ярышларына гаиләләр дә җәлеп ителә.

- Бистә җирлегенең ярдәмен тоеп яшибез, - диде Гөлчәчәк Сәмигулловна. - Җирлек башлыгы Әлфия Габделбаровна иганәчеләрне үзе таба, депутатларга чыга. Элек бүләкләр артыннан үзебезгә йөрергә туры килә иде. Узган ел Ә.Слесарева ярдәме белән бер иганәче клубка 5 мең сумлык ясалма чыршы бүләк итте. Түшәмгә кадәр биеклектәге чыршы икенче ел балаларны янына җыя.

Әлфия Слесарева үз чиратында Түбән Мактаманың эшкә менә шундый бирелгән кешеләр тырышлыгы белән үсүен билгеләп үтте. Гөлчәчәк Сәүбанова белгечлеге буенча агроном булып чыкты. "Түбән Мактамада аның ярдәмендә матур чәчәкләр үсә. Инвалид балалар белән дә эшли, чаңгыга да бастыра ул, бәйрәмнәр дә оештыра. Клубны тынгысыз кеше җитәкләве мине бик шатландыра", - диде Әлфия Габделбаровна.

Яшүсмерләр клубында Нәфисә Нәбиуллина җитәкчелегендәге "Әкият" курчак театры 2007 елда оештырылган. Курчакларны, костюмнарны алар үзләре тегә. Елына барлыгы яңа 4 спектакль әзерләнә. "Хәзинәләр сандыгында"гы спектакльләр 40 тан артып киткән. "Әкият" өченче ел рәттән "Движение" спорт һәм сәнгать республика фестивалендә катнаша һәм дипломнар белән бүләкләнә. Быел 3 нче урын яуланган, ә клуб компьютер белән бүләкләнгән. Нәфисә Әхәтовна үзе педагог буларак икенче урынга чыккан. Менә шундый эш-мәшәкатьләр, чаралар белән янып яши Түбән Мактама.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса