Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Бал кортыдай тырыш умартачы

Нәсим Сәхапов әти-бабасыннан калган гадәт буенча үз көнен үзе күрергә өйрәнгән. Ул - умартачы. Дөрес, Рәсим абый 30 ел эретеп ябыштыручы булып эшләгән, тик шулай да бабасыннан өйрәнеп балаларына тапшыра алган әтисе кәсебен бер дә ташламаган.

- Әти белән яшьтән үк колхоз умарталарын карарга булыша идем. Үсеп үз көнемне үзем күрә башлагач, Татарстаннан читкә чыгып эшләргә туры килде. Шундагы бер умартачы танышыма ярдәмләшеп килдем. Ул җилкендерде инде күңелне, туган ягыма кайтып кабаттан гомерлек кәсепкә тотындым, - ди Рәсим абый умарта оялары урнаштырылган бакчага озаткан арада.

Без барган вакытта бал кортлары кышкылыкка урнаштырылмаган иде әле. 40 тан артык оя бер зурлыкта, чиста һәм матур итеп ясалган. Быелгы сезон "ябылган" булса да, умартачының эше әле башлана гына. Үз куллары белән җиткерелгән өй каршында, Нәсим абыйның туган нигезендә, кортларны кышлыкка куялар. Аннан соң яңа рамнар ясыйсы, кәрәз ябыштырасы... Бер сүз белән әйткәндә, ел әйләнәсе эшлисе дә эшлисе. Умартачылык кына диясе түгел.

- Үзем генә эшләмим мин аны, балаларым, тормыш иптәшем булыша. Аллага шөкер, күршеләрем белән дус-тату, ярдәмләшеп яшибез. Бала вакыттан ук кызым карашты, хәзер инде кияүдә. Әле бит бакчаңда оялар куеп кына бал алып булмый, кортларны прицепка төяп урманга, болынга чыгарасы бар. Габдрахман урманында юкәләр күп үсә безнең. Менә шуннан табыш күп керә, - дип керемле кәсеп серләре белән уртаклаша умартачы.

Сәхаповлар Габдрахман юкәләреннән җыйган шифалы балларын шәһәрдә сата, килеп алучылар да күп икән. Быелгы уңыш узган елдагыдан азрак булса да, Аллага шөкер, дип яши хуҗалар.

Рәдифә Ногманова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса