Аюлар татарстанлыларның балын урлап ашаган
Татлы сыйга мәхәббәт аларны да берникадәр көчсез итә шул...
Соңгы арада Татарстанда бал корты асраучылардан аюларга карата шикаятьләр ешайган. Башлыча, Мамадыш районында шундый 36 мөрәҗәгать теркәлгән. республиканың хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Матвеев белдергәнчә, бер көнне 20 шәр умарта оясы юкка чыгу хакында да мәгълүматлар бар.
- Сүз бара торган көрән аюлар бездә Кызыл китапка кертелгән. Татарстанда аларның саны арту сәбәпле ул аннан сызылырга да мөмкин. Бүген бездә чама белән 120 ләп шундый аю бар, - ди Юрий Матвеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia