Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ай саен счетчиклар тикшерү мәшәкатеннән коткарырга исәпләре

Ай уртасы җитте исә, хисап приборлары күрсәткечләрен язып алырга ашыга халык. Дәүләт, һәр фатирга кулланылган газ, электр энергиясе, салкын, кайнар, хәтта краннан килә торган чиста суны исәпли торган приборлар куйдырыруны оештырды.

Беренчедән, бу ресурсларны бәрәкәтле тотарга өйрәнсәк, икенчедән, кулланылган ресурслар күрсәткечен вакытында тапшырып барырга гадәтләнеп киләбез.

Безне хисаплагычлар күрсәткечен язып бару мәшәкатеннән коткарырга булганнар. Күрсәткечләрне билгеле бер вакыт саен тикшереп торуны ресурслар белән тәэмин итүченең үзенә йөкләргә җыеналар. Безнең түләнгән суммаларга төзәтмәләр шушы тикшерүләрдән соң ясалачак. Президент Владимир Путин федераль Хөкүмәткә шуны көйләүче чаралар күрү бурычын йөкләгән. Моның язмышы быел 1 майларга хәл ителергә мөмкин. Путин күпфатирлы йортлар белән идарә итүче компанияләрнең бу өлкәдә стандартлар һәм кагыйдәләрне үтәү буенча җаваплылыгын катгыйландырырга тәкъдим итә.

Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Новиков әле узган ел ук гражданнарны хисап приборлары күрсәткечләрен хәбәр итәргә мәҗбүр итүне гаделсезлек дип бәяләп, әлеге нормага төзәтмәләр кертергә кирәк, бу кулланучының бурычы түгел, ә ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр эше, дип белдергән иде. Әлеге фикерне соңрак РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев та куәтләде.

"Шәһри Казан" буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250