Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Авылларны кара елан баскан

Май аенда Кама Тамагы районының Кече Кариле авылында ун яшьлек малайны, урамга суга чыккан җиреннән, кара елан чаккан. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, аны Казандагы балалар республика клиника хастаханәсенә озатканнар. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе баш белгеч-эксперты Татьяна Николаевна Токарева әйтүенчә, соңгы айларда Татарстанда елан чагу очраклары еш теркәлә башлаган. Аксубай, Әлмәт,...

Май аенда Кама Тамагы районының Кече Кариле авылында ун яшьлек малайны, урамга суга чыккан җиреннән, кара елан чаккан. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, аны Казандагы балалар республика клиника хастаханәсенә озатканнар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе баш белгеч-эксперты Татьяна Николаевна Токарева әйтүенчә, соңгы айларда Татарстанда елан чагу очраклары еш теркәлә башлаган. Аксубай, Әлмәт, Спас районнарында да шундый ук хәл кабатланган. Шунысы гаҗәп: еланнар үзләренең корбаннарын урманда да, кырда да түгел, ә авыл урамында, яшелчә бакчасында, зират өстендә сагалап торган. Димәк, еланнар авыл җирләрендә дә күбәйгән булып чыга.

Кара елан аеруча көндезләрен бик актив, чөнки кояшта кызынып ятарга ярата икән. Агуы да яз көне көчлерәк ди. Елан чаккан урын исә кызарып чыга, чагылган урыннан өскә таба шеш тарала башлап, кул яки аяк шешеп зурая. Белгәнегезчә, кеше организмына эләккән агу нерв күзәнәкләрен җимерергә сәләтле.

Елан чаккан очракта үзеңне ничек тотарга, нинди ярдәм күрсәтергә? Болар хакында без Универсиада авылы медицина үзәге табиб-хирургы Айдар Раушан улы ИСКӘНДӘРЕВтән сораштык.

- Зыян күргән кеше елан чаккан урынны хәрәкәтләндермичә күләгәдә ятып торырга тиеш. Аякны тешләгән булса, аны бинт йә каеш ярдәмендә икенчесенә бәйләп куярга кирәк. Бу кан белән тәэмин ителеш көчәеп китмәсен өчен эшләнә, юкса агу канга эләгеп, таралып өлгерергә мөмкин. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Ул килгән арада, мөмкинлек булса, яраны сабынлап юып алыгыз да чиста бинт белән каплап куегыз. Аякны өскә күтәреп тору да комачауламый.

Организмнан агуны чыгару өчен күп итеп чиста су эчү яхшы, суны аз-азлап йотымлап кына эчегез.

- Жгут куярга ярыймы соң?

- Һич ярамый, ул зыян күрүченең хәлен тагын да кискенләштерәчәк.

- Айдар Раушанович, елан чаккан урыннан агуны авыз белән суырып чыгарырга кирәк, диләр. Сезнеңчә, бу дөресме?

- Бу ысул киңәш ителә, әмма мин аны хупламыйм. Бердән, аның нәтиҗәсе аз. Икенчедән, авызда бит төрле яралар, авыру тешләр булырга мөмкин. Агуны үзегез үк эләктерергә мөмкинсез. Шуңа да бу очракта ул чара тыела. Авыз белән түгел, кул белән кысып чыгарырга да мөмкин бит аны. Әмма моны бик сак башкарыгыз.

- Кара еланны ничек аерырга?

- Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, аны баш артыннан койрыгына кадәр сузылган кара төстәге зигзаг буенча аерып була. Еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була. Баш арты муеныннан киңрәк һәм яссы. Ата еланның озынлыгы 60 см га якын, ә ана еланның - 70 см, кайвакыт 80 см га кадәр җитәргә мөмкин. Кара еланның күзләре зур, түгәрәк була.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса