Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Авылдашларымның күңелләре изгелектә

Соңгы елларда дөнья кырыс, кешеләр ваемсыз дисәләр дә, мин моның белән килешеп бетмим. Бүген газета аша авылыбыздагы игелекле кешеләр турында җиткерәсем килә. Кешенең ниндилеге дөньядан түгел, ә аның тәрбиясеннән килә, ә авылда халык бер-берсе белән тыгыз аралашкач, үзара хисләр аеруча көчле сизелә.

19 июль көнне матур кояшлы көнне минем улым Рим киявем Илнар һәм дусты Сирин белән печән әзерләргә китте. Без өйдә аларны көтеп өстәл хәстәрләргә калдык. Әзер камырдан кабартмалар пешереп мәшәкатьләнгән вакытта телефон шалтырады. Чыбыкның икенче ягында йомшак кына итеп Фәридә апа эндәште: "Римма, монда кил әле, Римне бал корты чаккан, аллергия башланган, хәзер "скорый" килеп җитә".

Кызым белән тыкрык аша ул әйткән урамга йөгердек. Биредә минем улым үлем хәлендә җирдә ята, янында иптәшләре һәм авылыбызның шәфкать туташы Эльвира Шәяхмәтова кайнаша иде. Кан басымы бик нык түбән төшкәнгә һәм күтәрелмәгәнгә күрә Эльвира укол ясау белән мәшгуль иде. Сирин, Илнар, почта хезмәткәребез Айгөл Хәсәнова баламның аяк-кулларын уалар, күрше-тирәләр одеал, нашатырь алып чыккан - һәркем аны исән калдыру өчен үз өлешен кертте. Ярый ла ашыгыч ярдәм бик тиз килеп җитте, табиблар иң әһәмиятле беренче ярдәмне күрсәттеләр. Кан басымы күтәрелә башлагач, улымны шифаханәгә алып киттеләр. Юлда барганда инде бөтен нәрсәне ишетеп ятучы Римгә ак халатлылар: "Син күлмәктә тугансың. Мөгаен, сине кавказ кортлары чаккандыр, аларның чагуыннан сирәк кеше генә исән кала", - дигәннәр.

Быелның май аеннан башлап үзәк район шифаханәсенең 2 нче терапия бүлеге баш табибы Рөстәм Насертдинов белән еш очрашырга насыйп булган икән. Бу юлы да аның кул астына эләктек. Күптән түгел әтине дәвалаганнар иде, хәзер менә улымның сәламәтлеген кайтаралар. Аз сүзле, кайчакта кырыс һәм кыска гына итеп җавап бирүче Рөстәм Гәрәфетдин улы - үз эшенең остасы. Аның озаклап сөйләшеп утырырга тамчы вакыты да юк. Чираттагы ялда булуына да карамастан, ул авырулар янына килеп тә җитте, һәрберсенә игътибарын бүлде.

Шәфкать туташыбыз Эльвира да хезмәтенә бик җаваплы. Әти авырганда да йөгереп килеп, тиз арада төгәл итеп тиешле ярдәмен күрсәтте.

Хөрмәтле авылдашларым, яшьләр, барлык игелекле кешеләр, улымны яңадан шушы дөньяга кайтарган өчен барыгызга да рәхмәтлемен. Үзегезгә дә бары тик игелек күреп яшәргә генә язсын, яхшылыкларыгыз артыгы белән әйләнеп кайтсын.

Римнең әнисе Римма Хәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250