Авыл хезмәтчәннәре гаҗәпләндерә белә
Саламнан ясалган биек сыннарга сокланмый мөмкин түгел. Ютазы районында урып-җыюга иҗади яктан якын килгәннәр.
Мәктәптә укучы балалар белән хезмәтчәннәр салам бәйләмнәреннән күңелле сыннар ясап, аларны төрле төсләргә буяган. Узып баручы машина йөртүчеләр алар янында истәлеккә фотога төшмичә китә алмый. Авыл кешеләре бу иҗатның малларга зыян китермәячәгенә ышандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа