Тормыш - яшәеш

Автобус шоферы укучы биргән 5 мең сумлык купюраны ертып ташлаган

16 яшьлек мәктәп укучысы юл бәясен түләү өчен автобус шоферына 5 меңлек бирә.

Уссурийск шоферы аны алырга теләми, ә аннан соң купюраны икегә ертып, бер өлешен яшүсмергә бирә, икенчесен үзендә калдыра. Малайга акчаны әти-әнисе мәктәптәге өстәмә дәресләр өчен түләргә һәм юл бәясенә дип биргән була. Ул банкка кереп, ертылган купюраны ваклатырга омтылып карый, әмма аны кире боралар.

Соңрак әти-әнисе автобус шоферын эзләп таба, тик ул купюраның икенче яртысын бирергә теләми. Бу гамәлен юл бәясеннән кала калган өлешен кайтарып бирергә вак акча булмавы белән аңлата һәм гаиләгә такси белән йөрергә куша.

Реклама

Автотранспорт компаниясендә гаиләдән гафу үтенеп, 4980 сум акчаны (юл бәясеннән калган өлеш) кайтарып бирәләр һәм бу хәлгә ачыклык кертергә вәгъдә итәләр. Полициядә тикшерү башланган инде. Нервылары какшаган автобус йөртүчесенә карата "Аңлы рәвештә кеше милкен юкка чыгару һәм зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше ачылырга мөмкин. Моның өчен аңа 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Автобус шоферы укучы биргән 5 мең сумлык купюраны ертып ташлаган
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш