Автобус диңгезгә төшү сәбәпле үлүчеләр саны 18 кешегә җиткән
Краснодар краенда «Таманьнефтегаз» компаниясе эшчеләре утырган автобус диңгезгә төшеп киткән, башлангыч мәгълүматлар буенча, 18 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Интерфакс»ка сылтама белән.
Тагын 24 пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Коткаручылар автобусны судан чыгарган, урында эзләү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа