Реклама
Россия халкының нибары 50 проценты гына машинада куркынычсызлык каешын каптыра.
Дәүләт автомобиль инспекциясе үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Белгечләр ачыклавынча, авариядә һәлак булган кешеләрнең 80 проценты каеш каптырган очракта исән калыр иде.
Әлеге куркыныч саннар "Каешны каптыр" акциясе кысаларында билгеле булды. Аны ЮХИДИ, Россия автоиминиятләштерү берлеге һәм "Куркынычсыз хәрәкәт" җәмәгать оешмасы белән берлектә илнең төрле төбәкләрендә үткәргән иде. Нәтиҗәдә ачыкланганча, россиялеләрнең яртысы гына машинада куркынычсызлык каешын каптыра икән. Статистика буенча, авариядә зыян күрүчеләрнең 40 проценты - пассажирлар. Нәкъ менә алар каешка карата аеруча битараф икән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, арткы утыргычларда утыручы пассажирларның бары 17 проценты гына каешларын каптыра. Калганнары аңа йә бөтенләй игътибар итми, йә, штраф чәпәмәсеннәр дип, корсагына гына "элеп" куя.
Россия ЭЭМның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нилов сүзләренчә, каеш эләктерү йөртүче һәм пассажирның авариядә һәлак булу куркынычын 50 процентка киметә. Арткы утыргычларда утырган кешеләрнең каешларын эләктерүе икеләтә мөһим. Бердән, алар үзләре өчен җавап бирә, икенчедән, авариядә һәлак булган алгы утыргыч пассажирларының 80 проценты гомерен саклап кала ала. 100 мең юл һәлакәтен тикшергәч, ЮХИДИ әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Әмма, белгечләр сүзләренчә, халык әле һаман да бу саннарга тиешле игътибар бирми.
«Ватаным Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы