Реклама
Полицейскийлар кибеттән әйбер урлаучыларны тоткарлый. Алар 17 яшьлек егет белән аның җиденче сыйныфта укучы иптәше булып чыга.
Яр Чаллыдагы бер кибеттә эшләүчеләр кибет киштәсеннән биш флакон шампунь урлаган яшүсмерләрне күреп ала һәм аларны тоткарларга тырыша. Әмма тегеләре кача. Кибет хезмәткәрләре полициягә хәбәр итә.
Оператив-эзләү чаралары барышында яшүсмерләрне тоткарлыйлар. Әмма алар урланган шампуньнарны үтеп-сүтеп йөрүчеләргә 100 сумнан сатып җибәрергә өлгерә. Ә акчаны тиз туклану пунктында ашауга тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+